ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 март 2022, 07:23

Йөрәк җылыбыз – иң кадерле кешеләребезгә

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, картәни-нәнәйләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне, әлбәттә, иң күп котлаулар әниләребезгә җиткерелә. Чөнки һәр кеше өчен әнисе – җир йөзендәге иң якын һәм кадерле кеше. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә “Сезгә, кадерлеләребез!” акциясе чикләрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт үтте. Ул “Без сезгә ярату сүзләрен бүләк итәбез” дип исемләнде.

Йөрәк җылыбыз – иң кадерле кешеләребезгәЙөрәк җылыбыз – иң кадерле кешеләребезгә
Йөрәк җылыбыз – иң кадерле кешеләребезгә
  • 8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, картәни-нәнәйләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне, әлбәттә, иң күп котлаулар әниләребезгә җиткерелә. Чөнки һәр кеше өчен әнисе – җир йөзендәге иң якын һәм кадерле кеше. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә “Сезгә, кадерлеләребез!” акциясе чикләрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт үтте. Ул “Без сезгә ярату сүзләрен бүләк итәбез” дип исемләнде.
    “Хәерле кич, кадерле кунакларыбыз! Без сезне бүгенге бәйрәм концертыбызда сәламләвебезгә бик тә шатбыз. Табигатьнең иң гүзәл фасылы – яз җитте. Якты кояш карны җай гына эретә башлап, иң кадерле кешеләребез – әниләребез, дәү әниләребез, нәнәй-картәниләребезгә, гомумән, җирдәге хатын-кызларга ягымлы елмайды. Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез, 8 март көне белән!” – дип башлады концертыбызны алып баручы Нәфисә Ишләүләт кызы Әшәрәпова.
    Һәр әни өчен аңың йөрәк парәсенең уңышларыннан да зуррак бүләк юк. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары кадерле кешеләренә җырлардан, фортепиано, баян һәм аккордеон, синтезатор, флейта өчен музыкаль әсәрләрдән тупланган моңлы гөлләмә бүләк иттеләр. Яшь биючеләребезнең чыгышлары тамашаның күркәм бизәге булды. Яшь рәссамнарыбыз исә “Чәчкә кебек хатын-кызлар” күргәзмәсен әзерләде.
    Концерт бер тында диярлек үтте һәм аны караган тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. “Шушы якты, матур, көтеп алынган бәйрәм алдыннан бу көннәрдә әйтеләчәк барлык җылы сүзләргә кушылып, шушы яз, яңа тормыш һәм табигатьнең чәчкә атуы кебек күркәм чоры сезне ел буена озатып барсын”, – дип теләделәр концертны караган әниләребез укытучыларга әйтелгән рәхмәт һәм котлау җавабында.
Автор:Альбина Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас