

Бүген "Встреча" ветераннар һәм инвалидлар клубында өлкән яшьтәге райондашларыбыз өчен көтеп алынган очрашу – спорт уеннары оештырылды. Әлеге чарада барлыгы 40ка якын ветеран ир-егетләр һәм хатын-кызлар шахмат, шашка, дартс, кәрзингә туп ыргыту, бильярд, мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә җитезлекләрен, көчләрен күрсәтте, ихлас аралашты. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов сәламләп, киләчәктә дә бүгенге кебек актив булырга, районның җәмәгать тормышында даими катнашырга, ешрак очрашып торырга чакырды. Алар үзләренең чыгышларында ветераннарны Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләп, өлкәннәргә саулык-сәламәтлек теләде. Үз чиратында өлкән яшьтәге абый-апалар да аларга карата күрсәтелгән зур игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәтләрен җиткерде. Чара ахырында спорт ярышларында җиңүчеләргә ветераннар советы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Күңелле аралашу чәй табыны артында дәвам итте.