“Яулыгым – йөз аклыгым” дип исемләнгән бу чарага мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле, кызыклы программа әзерләде. Яраткан әниләр, дәү әниләр, нәнәйләр, картәниләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар авылның иң яхшы иҗади коллективлары башкаруында яңгырады. Тамашачылар аларны бик җылы каршылады, алкышлап чыгышларын ошатуларын белдерде. Чарага килүче гүзәл затларны Үрнәк авыл биләмәсе Советы депутаты Булат Фәнис улы Хасбулатов тәбрикләде.
Бәйрәм дәвамында тормышыбызны күңел җылысы, матурлык һәм хәстәрлек белән ямьләүче хатын-кызлар адресына хөрмәт, рәхмәт һәм ярату сүзләре, ихлас тәбрикләү-котлаулар белән изге теләкләр яңгырады. Артабан чараны алып баручы бәйрәмгә килгән тамашачыларны борынгы Русия чорыннан башлап яулык бәйләп йөрү тарихы һәм авылдашларның күмәк тырышлыгы белән оештырылып бизәлгән яулыклар күргәзмәсе белән таныштырды. Тамашачыларыбыз зур ихласлык белән музыкаль аукционнарда һәм конкурсларда катнаштылар, яулыклар белән бию дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә әниләргә багышлап күп санлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бу кичә авылдашларыбыз өчен чын мәгънәсендә бүләк булгандыр, дип ышанабыз. Чарадан һәр тамашачыбыз язгы бәйрәм кәефе, күтәренке күңел белән йортларына таралышты.