ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
10 март 2022, 10:05

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бүген “Игенче” район гәзите редакциясендә “Яз гүзәле” фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Әлеге конкурс төркемебезнең “В контакте” социаль челтәрендә 24 февральдән башланып китеп 7 мартка кадәр дәвам иткән иде. Конкурста катнашу теләген белдереп районыбыз гүзәл затлары үзләренең гүзәллеген чагылдырган фотоларын безгә җибәрде. Шуннан соң 6 көн буе көн саен тавыш биреп җиңүчеләрне сез, сайтыбызны укучылар, билгеләдегез.

Алдан хәбәр итүебезчә, Үрнәк авылыннан Чулпан Самат кызы Исламова “Яз гүзәле” бәйгесенең җиңүчесе булды һәм 159 тавыш җыеп, беренче урынга чыкты! Икенче урында – Имәнлекулдан Рәзилә Сафиулла кызы Яппарова. Аның өчен 70 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Җәмәйдән Эльза Әлтәф кызы Камалова. Җәмәй авылы гүзәле 41 тавыш җыйды. Райондашларыбызга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Яз гүзәле” фотоконкурсы җиңүчеләрен тагын бер тапкыр котлыйбыз һәм киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив булып катнашырсыз дип өметләнеп калабыз. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт, якташлар!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас