+28 °С
Болытлы


Чараны эчтәлекле һәм матур итеп әзерләп алып баручы баш китапханәче Ләйсән Дамир кызы Әхмәдиева укучыларны композиторның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды, аның турында видеоязмалар күрсәтте, “Уфа юкәләре”, “Галия һәм Заһир”, “Мандолина” кебек татар-башкорт эстрадасында зур популярлык казанган җырларын тыңлатты.
Р.Хәсәновның 75 яшьлек юбилеена багышланган чара китапханәче Альбина Батыргәрәева башкаруындагы “Яшәр идем”, Балалар иҗат үзәгенең “Аккорд” балалар вокаль ансамбленең “Кышкы романс” һәм аларның җитәкчеләре Айсылу Такыянузованың “Үз ягыма кайтсам” җырлары белән үрелеп барды һәм чарада катнашучылар күңеленә хуш килде.