ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 март 2022, 05:15

Мохтаҗларга гуманитар ярдәм озатылды

Район гәзите битләрендә Чакмагышта Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарына хәйрия ярдәме күрсәтү штабы эшчәнлеге оештырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Гуманитар ярдәм күрсәтү пунктлары район үзәгенең Гаилә хезмәтендә һәм Яшьләр үзәгендә ачылды.

Мохтаҗларга гуманитар ярдәм озатылдыМохтаҗларга гуманитар ярдәм озатылды
Мохтаҗларга гуманитар ярдәм озатылды

Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңеллелеге, олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм әлеге килеп туган хәлгә дә битараф калмыйча, ярдәм кулы сузарга ашыкты. Күпчелек битараф булмаган, изге күңелле райондашларыбыз, шәхси эшкуарлар, район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу игелекле эштә актив катнашты. Кыска гына вакыт эчендә озак саклана торган продуктлар, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары, шулай ук башка кирәк-ярак җыелды.

Бүген, 11 мартта, Чакмагыштан әлеге ярдәмнең беренче партиясе җибәрелде дә инде. Җыелган әйберләрнең барысы да Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан эвакуацияләнгән кечкенә балалары булган гаиләләргә тапшырылачак. Акцияне оештыручылар, Яшьләр үзәге, Гаилә хезмәте хезмәткәрләре, волонтерлар ярдәм кулын сузучы якташларыбызга олы рәхмәтле.

– Бүген Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүче авыр тормыш хәлендә калганнарга яңа кием-салым, аяк киеме, көнкүреш һәм гигиена әйберләре, канцелярия товарлары, азык-төлек белән тулы посылкаларны озатып җибәрдек. Акциядә катнашучы һәр кешегә зур рәхмәт белдерәм. Кылган изгелекләрегез, олы ярдәмегез үзегезгә меңләтә игелек, шатлык-куанычлар булып әйләнеп кайтсын. Һәммәгезгә дә сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим, – диде рәхмәт белдереп “Гаилә хезмәте” җитәкчесе Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас