ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 март 2022, 10:30

Абунәчебезгә – олы бүләк

“Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты” дәүләт унитар предприятиесе гәзит-журналларга язылу компаниясе чорында матбугат  басмаларын алдырып  укучылар арасында “Языл һәм бүләк от!” гомум республика акциясен оештырып үткәрде.

Абунәчебезгә – олы бүләкАбунәчебезгә – олы бүләк
Абунәчебезгә – олы бүләк

 

         Уенда катнашу өчен 2022 елның беренче яртысына яки тоташ бер елга кимендә ике басмага язылу шарт иде. Квитанциянең күчермәсен, исем-шәрифләрне һәм телефон номерын күрсәтеп, конверт тышына “Подпишись  и выиграй” дип билгеләп, Уфа шәһәренә “Башкортсан Республикасы” Нәшрият йортына яки электрон адреска җибәрү таләп ителде. Подписка тәмамлангач, андый абунәчеләр арасында дистәләгән бәхетлеләр шактый кыйммәтле отыш ияләре булды.

         Безнең райондашыбызга да бу бәхет елмайды. Альбина Гамил кызы Ильясова Чакмагышта гомер кичерә һәм беренче урта мәктәптә башлангыч  сыйныфлар укытучысы һәм логопед булып  эшли.  Ул республика һәм  район гәзит-журналларына язылып, призга зур экранлы төсле телевизор  отты. Аңа шушы зур сөенечле бүләкне тапшырырга “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты” дәүләт унитар предприятиесенең вакытлы матбугат басмаларына яздырып тарату бүлеге начальнигы Павел Владимирович Быков үзе килгән иде. Район “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә, “Башкортстан укытучысы” журналына язылып бүләк откан абунәче дустыбызны шушы зур җиңүе белән тәбрикләп, югары кунак киләчәктә дә республикада нәшер ителгән басмалар белән элемтәне өзмәскә чакырды һәм отышына өстәп истәлекле бүләк тә тапшырды.

         Хөрмәтле райондашлар! Матбугат басмаларына язылу кампанияләрендә мондый акцияләр артабан да дәвам итәчәк һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас