ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
24 Марта 2022, 15:45

Даруларга кытлык булмаячак

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, Башкортстан аптекаларында даруларга кытлык булмаячак.

Даруларга кытлык булмаячакДаруларга кытлык булмаячак
Даруларга кытлык булмаячак

Башкортстан аптекаларында дарулар запасы җитәрлек. Тәгаен бер даруханәдә теге яки бу даруның (препаратның) булу-булмавын “Честный знак” мобиль кушымтасыннан ачыклау мөмкинлеге бар. Министр билгеләвенчә, кайбер даруларга ясалма ажиотаж кузгатылган,бу хәл Росздравнадзор контроленә алынган. Шулай ук, Максим Забелин ашыгыч медицина ярдәме һәм санитар авиация хезмәтләренең штат режимында эшләүләрен дәвам итүен билгеләп үтте. Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас