

Беренче булып авыл Советы биләмәләре хезмәткәрләре катнашты. 19яшьтән 70 яшькә кадәр булган 13 команда ГТО нормативларын тапшыруда катнашты. Катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, муниципаль тестлаштыру үзәге җитәкчесе Луиза Марсель кызы Абдрахманова сәламләде.
1931 елның 11 мартында СССРның төп спорт-физик культура хәрәкәте”Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура комплексы оештырыла. 2014елның 24мартында ГТО комплексы яңа форматта тергезелә. ГТО нормативларын 6000нән артык чакмагышлылар тапшырды, шуларның 1297се төрле дәрәҗәле ГТО билгеләре ияләре.