ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 март 2022, 10:25

Гимназия укучылары өчен башкалага экскурсия оештырылды

29 мартта  Чакмагыш гимназиясенең 3а һәм 3в сыйныфлары укучылары республикабыз башкаласына мавыктыргыч экскурсиягә барып кайттылар.

Гимназия укучылары өчен башкалага экскурсия оештырылдыГимназия укучылары өчен башкалага экскурсия оештырылды
Гимназия укучылары өчен башкалага экскурсия оештырылды

 

Алар «Интеллектус» интерактив музеенда булдылар, анда укучыларга физиканың төрле законнарын, оптик иллюзияләрне һәм табигый күренешләрне күрсәттеләр. Укучылар үзләре физик, химик, оптик, тавыш һәм механик тәҗрибәләр һәм экспериментлар куйдылар.

Артабан кызлар һәм малайлар Башкортстан Республикасы Милли музеена юлландылар. Әлеге музей Башкортстанның иң зур музее санала һәм Русиядә иң борынгы музейларның берсе булып тора. Анда Башкортстанның күп гасырлык мәдәнияте тәкъдим ителде. Биредә борынгы җиһазлар, кием-салым, эш кораллары белән танышырга мөмкин иде.

Киләсе пункт Ботаника бакчасы булды. Анда балалар Башкортстанда үстерелми торган үсемлекләр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. Алар шулай ук төрле илләрдән килгән бик күп экзотик үсемлекләрне күреп кенә калмадылар, ә аларны үз куллары белән тотып та карый алдылар.

Шулай ук укучылар Уфа шәһәренең истәлекле урыннарында булып,  экскурсоводтан бик күп кызыклы яңалыклар ишеттеләр, сорауларга җаваплар алдылар. Балалар үзләренең үсеше өчен вакытны файдалы үткәрделәр. Мондый сыйныфтан тыш чаралар укучылар коллективын тагын да берләштерә. Экскурсия аларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас