

Әлеге чара – китап сөючеләр өчен, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен көтеп алынган бәйрәм. 26 мартта Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә “Уку утравында күңелле маҗаралар” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Яшь китап укучылар Уку утравы дип атала торган гадәти булмаган урынга юнәлделәр. Ә ул кайда урнашкан? Ул бер генә картада да юк, әмма укырга яратучы балалар аның барлыгына шикләнмәделәр. Балалар әдәби геройлар: Маша, Бармалей, хат ташучы Печкин, Доктор Айболит белән бергә китап диңгезләре буйлап сәяхәт иттеләр, “Исемен ата” уенында әкият геройларын искә төшерделәр, тылсымлы әкият сүзләре укып, аның ярдәмендә изгелек кылучы геройларны атадылар. Утрауда тукталыш вакытында балаларны “Колобок” уены аеруча сөендерде, алар бик теләп биремнәрне үтәделәр: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар һәм биеделәр. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы чикләрендә биредә төрле тематикадагы кызыклы чаралар атна буена дәвам итәчәк. 28 март көнне искиткеч балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан Нариман авылының “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Чуковский әкиятләре дөньясы” исемле танып-белү уены һәм Балалар модельле китапханәсенең уку залында “Әгәр дә дустың белән юлга чыксаң” дигән әдәби микс оештырылды. 29 мартта исә китапханәдә гимназиянең 5В сыйныфы укучылары катнашлыгында “Минем булачак һөнәрем” дип исемләнгән эшлекле уен үткәрелде. Шулай ук биредә 30 марттан алып 2 апрельга кадәр “Эдуард Упенскийның тату гаиләсе” дип исемләнгән әдәби турне, “Мәрхәмәтле Корней бабай” туган көн-шоу, “Чуковский әкиятләре могҗизасы” кычкырып укулар, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ябу: “Андерсенның яраткан әкиятләре” тылсымлы шкатулкасы, “Елмаюдан күңелсез көн дә яктыра” видеосалоны һәм “Мин укыйм! Бергә укыйбыз!” фото вернисажын үткәрү планлаштырылган.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш Балалар модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.