+22 °С
Яңгыр


Олимпиада 2-11 сыйныф укучылары өчен барлыгы: мәктәп, муниципаль һәм республика этапларында узды. Анда 120 меңнән артык мәктәп укучысы катнашып, үз белемнәрен тикшереп карады. Олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре үз мәктәбенең данын республика этабында яклады. Алар арасында җиңүчеләр һәм призерлар да булды.
Чакмагыш гимназиясенең 10б сыйныфы укучысы Руслан Мансуров “Мин хәтерлим. Мин горурланам” мәктәп укучылары республика олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Русланны һәм аның җитәкчесе Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәеваны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез!