ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 апрель 2022, 05:30

Тылсым дөньясы – ул театр!

Биредә хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Сәнгатьнең әлеге төре милләтара татулыкны халкыбызның рухын ныгыта, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уята. Шуңа күрә дә районыбызда театр дөньясын яратучы, аны үз итүче кешеләр яши. Шул исәптән Иске Калмаш, Рәҗәп, Яңа Коты якларында да.

Тылсым дөньясы – ул театр!Тылсым дөньясы – ул театр!
Тылсым дөньясы – ул театр!

 

         Иске Калмаш мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр түгәрәге әгъзалары Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә” дигән өч пәрдәле комедиясен сәхнәләштерде. Әлеге иҗат коллективы үзенең төрле өлкәләрдә хезмәт салучы авылдашларны берләштерүе белән аерылып тора. Монда үзенең сәхнә осталыкларын мәктәп һәм балалар бакчасы, “Базы”, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси эшкуарлар һәм хаклы ялдагылар бер дәрәҗәдә күрсәтә алды. Ә инде аларны туплау, дөрес итеп рольләрне бүлү, спектакль өчен декорация булдыру һәм мизансценалар оештыру – ул, әлбәттә, мәдәният йорты хезмәткәрләре Динара Мостафина һәм Лүзә Тимашеваларның тырышлыгы.

         Иң тәүдә Иске Калмаш авыл биләмәсенең үзешчән артистлары Яңа Мортаза халкы алдында чыгыш ясап, чирканчык алган. Аннары инде авылдашлары, жюри әгъзалары игътибарына үз маһирлыкларын күрсәтте.

Комедияне караганнан соң, тамашачылар күңелендә табигый шундый сорау туа – әсәрдә нинди проблема яктыртылды соң?! Чөнки биредә үзешчән драматург авыл һәм җәмгыять тормышының төрле якларына да берьюлы кагылып, төрлечә ачып карарга тырыша. Нәтиҗәдә исә күп кенә яшьләрнең үзләренең икенче яртыларын таба алмыйча ялгыз булып калулары, катлаулы мәхәббәт тарихлары, яңа гаиләләр төзелмәү сәбәпле авылларның таркалуы дип күзаллыйбыз инде.

Илфат Хаҗиев, Әнис Галин, Гөлшат Садретдинова, Дилара Сабирова, Ирек Ханнанов, Рәфил Зиннәтуллин, Рима Сәлимгәрәева, Рима Әхмәтшина, Динара Мостафина, Финат Хаҗиевны берләштергән актерлар ансамбле авторның уй-фикерләрен тамашачыга җиткерә алды. Һәркайсысы үз ролен уңышлы башкарды һәм үз чиратында авылдашлары да тормыш мәшәкатьләре турында беразга онытып, рәхәтләнеп ял итте.

Рәҗәп авыл биләмәсенең үзешчән артистлары исә район театр фестивалендә катнашыр өчен татар драматургы Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” мелодрамасын сайлаган. Әсәрнең кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: Фидан (Илсур Саматов) һәм Зөһрә (Альмира Әлмиева) балачактан ук дус булалар, тора-бара бу хисләр олы мәхәббәткә әверелә. Фиданны хәрби хезмәткә озатыр алдыннан яшьләр, ялгыз каен янында очрашып, бер-берсенә тугрылыклы сөюдә Вәгъдәләр бирешә. Халыкта: “вәгъдәсен үтәмәүчегә каен күзе тия”,  – дигән әйтем дә бар.

Көннәр, айлар үтә, Фидан чын ир-егет булып армиядән кайта, авылда аны барысы да хөрмәт итә. Кызын уңышлы гына кияүгә бирергә хыялланган кибетләр хуҗасы, сәүдәгәр Мәүлитнең (Рефир Галиуллин) дә игътибары бу егеткә юнәлә. Фиданның әнисе Вәсимә (Зилә Фәйзуллина) аның үгетләүләренә бирешми, улының үз язмышын, Зөһрә белән булу-булмауны ул үзе хәл итәчәген әйтә. Ләкин Вәсимәнең сеңлесе Ясминур (Рузилә Нәфыйкова) егет белән кызны аерырга уйлый, Зөһрә һәм Хәмит (Илдар Гобәйдуллин) турында гайбәт тарата. Нәтиҗәдә, аңы томаланган Фидан Мәүлитнең кызы Кәфиягә (Альбина Имаева) өйләнә, тик бәхетләре генә булмый – балалары тумый. Бәлки, чыннан да, ялгыз каен күзе тигәндер?! Мәхәббәтнең сатылмавын, аның гомерлек булуын Фидан соң аңлап кала шул – Зөһрә җавапсыз мәхәббәтеннән сагышланып вафат була. 

Рәҗәпләр сәхнәләштергән әсәрдәге һәр рольнең дә үз холкы, үз фикере: Зөһрә – нечкә күңелле, хисле, Фидан – кыю, җитез, Мәүлит – үзе турында гына уйлаучы, горур, Вәсимә – тыныч, тыйнак, Кәфия – хиссез, эш кешесе, Ясминур – усал, куйган максатына ирешүчән, Хәмит – беркатлы... Үзешчән артистлар исә шушы характерларны авылдашлары игътибарына дөрес итеп җиткерә алды.

Лирик җырлар белән үреплеп барган спектакльдәге ялгышу-адашу, бәхет-бәхетсезлек, сөю-нәфрәт төшенчәләрен, ике гашыйкның хис-тойгылары, сагыну-сагышларын һәр тамашачы үз йөрәге аша кичереп утыргандыр.

“Театр язы – 2022” бәйгесен быел Яңа Коты авыл биләмәсенең театр коллективы йомгаклап куйды. Алар авылдашлары һәм жюри әгъзаларына Георгий Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Һәр әни үз баласына бәхет тели. Ләкин аларның планнары яшьләрнеке белән бик туры килми шул. Нәкъ менә Яңа котылылар алынган шушы спектакльдәге кебек. Булачак кайнана һәм кияү арасында чын мәгънәсендә көрәш кыза. Ә кем соң максатына ирешә алыр: үткер кайнанмы яки яшь йөрәкләрме?!

Пьесада бары тик дүрт персонаж гына катнашуына карамастан, сәхнә гамәле беразга гына да тукталмады, артистларның уйнавы тамашачыларның игътибарын әсәр башында ук җәлеп итте дә азакка кадәр үзенә бәйләп торды. Ә бу исә – төп рольләрне башкарган Урал Шәяхмәтов (үзе режиссер, декоратор да), Йолдыз Шакирова, Илдар Фәррахов, Лида Муллаянованың һөнәри осталыгының дәлиле. Комедиянең уңышлы куелышында шулай ук яктылык операторы Камил Нуриәхмәтов, музыкаль яктан бизәүче Илмир Фәррахов, режиссер ярдәмчесе Лүзә Галләмованың да өлеше зур.

Шуның белән үзешчән театр коллективларының район бәйгесе ахырына да килеп җитте. Ә инде җиңүчеләр, төрле номинацияләрдә уңыш яулаган якташларыбыз турында гәзитебезнең алдагы саннарында таныша алырсыз.

Театр сәнгатенә гашыйк булып, авыл тамашаларында катнашкан һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләрне сәхнәләштереп, халкыбызга хезмәт итәргә язсын сезгә!

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас