ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
8 Апреля 2022, 06:55

Алдагы ял көннәрендә һава торышы җылы булачак

Синоптиклар фаразлары буенча, җомга, 8 апрельдә урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез һава температурасы +7, +12 градус тәшкил итәчәк.

Алдагы ял көннәрендә һава торышы җылы булачакАлдагы ял көннәрендә һава торышы җылы булачак
Алдагы ял көннәрендә һава торышы җылы булачак

 

Шимбә, 9 апрельдә, явым-төшемсез көн көтелә, көндез көнбатыш районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -2, +3, көндез +8, +13 булачак.

Якшәмбе, 10 апрельдә, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы  -2, +3, көндез +8, +13 тирәсе торачак.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас