ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 апрель 2022, 09:50

Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!

Күптән түгел Чакмагыш гимназиясе укучылары башлангыч сыйныфлар арасында үткән "English Loungе - 2022" Бөтенрусия конкурсында катнаштылар. Ул республикабызның Кырмыскалы районы Прибельский     урта мәктәбе базасында ассоциацияләнгән ЮНЕСКО мәктәбе базасында онлайн-форматта узды.

Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!
Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча гимназия укучылары Камилә Богданова (2в), Арина Хафизова (2в), Алиса Ханова (2в), Данияр Гафаров (2в) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Илнара Габдрахманова (3г) һәм Софья Башкирова (2в) – II дәрәҗә лауреат, Артем Нәбиев (3в) III дәрәҗә лауреат булдылар. Барлык укучылар да Дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән инглиз теле укытучысы Индира Айрат кызы Сәлахова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас