+22 °С
Яңгыр


Әлеге күркәм дата уңаеннан Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте хөрмәтле юбилярны гомер бәйрәме белән котлады. Юбилярга Чакмагыш авыл биләмәсе җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырдылар. Алар ветеранга хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, һәрвакыт шундый изге күңелле, ихлас, якты йөзле булып калуын теләп, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.
Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: Чакмагыш авыл биләмәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.