

Копилканы мин нык яратам. Аның аяклары көчле, койрыгы озын, үзе шундый йомшак, колаклары нечкә, күзләре яшел төстә. Ул гел генә битләрен, тәпиләрен юып тора, шуңа күрә ул бик чиста. Копилка тәмләп ашый, күп йоклый. Рәхәтләнеп, озаклап, арыганчы уйный. Ул мине бик ярата һәм тыңлый. Җәйләрен бакчада тычкан тота. Аны әнием дә, әтием дә бик яраталар. Копилка дип аны копилка кебек утыруы, селкенми дә торуы өчен атадык, бик нык акыллы үзе.
Тагын бер дустым – этем Пончик бар. Миңа ул этне әтием алып кайтты. Пончик белән урамда йөрим. Аны уйнарга өйрәттем: туп артыннан чабарга, сикерергә, торырга, утырырга.
Әлбәттә, әлегә Данелия үзе укый-яза белмәсә дә, уйлаганнарын әнисенә әйтеп яздырган. “Бу эт белән аларның арасы – чын мәхәббәт инде. Кызыбыз аның белән бергә утырып та ашый, үбеп тә ала. Пончик тариза гына булып тора бит әле,”- дип өстәгән әнисе Эльвира.