

Иҗади коллективларның чыгышларын район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Денис Илфак улы Мансуров, муниципаль методик хезмәт мөдире Гөлдәр Тимерҗан кызы Иманголова, тәрбия эшләре буенча методист Фирүзә Фәнәви кызы Сакаева, өстәмә белем бирү педагогы Динара Альберт кызы Акчурина бәяләде.
Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә булды:
1 урын – “Нәни артистлар” коллективы, Тайняш урта мәктәбе, җитәкчесе Р.Ф. Бакирова;
1 урын – Юмаш урта мәктәбе коллективы, җитәкчесе Г.Ф. Ширгазина;
2 урын – “Театр – ул тормыш” (“Театр – это жизнь”) коллективы, Тозлыкуш урта мәктәбе, җитәкчесе Г.Х. Дәүләтшина, А.Т. Салихова, М.М. Арысланова;
3 урын – “СафНур” коллективы, Рапат урта мәктәбе, җитәкчесе Р.Х. Ишморатова, Р.Р.Зиннәтуллина;
3 урын – “Мирас” фольклор коллективы, Яңа Балтач урта мәктәбе, җитәкчесе И.Ф. Мусина.