ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 апрель 2022, 07:30

“Милли костюм – гасырлар мирасы”

15 апрельдә республикабызда  иң матур бәйрәмнәрнең берсе –Башкортстан халкының милли костюмнар көне билгеләп үтелә.

“Милли костюм – гасырлар мирасы”“Милли костюм – гасырлар мирасы”
“Милли костюм – гасырлар мирасы”

 

 Бәйрәм республика халкына Башкортстан халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә. Русия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Башкортостан Республикасы халыкларының милли костюмы көне чикләрендә    районда    төрле  чаралар уза. Шундый чараларның берсе Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә дә узды. “Милли костюм – гасырлар мирасы” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгатенә  Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2в сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында балалар башкорт, рус, татар халыкларының мәдәнияте  һәм милли киемнәре үзенчәлекләре, костюм элементлары, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Малайлар һәм кызлар зур теләк белән “Тирмә”,  “Түбәтәй”,  “Алтын капкалар”  башкорт, татар, рус  халык уеннарында катнашып, күңел ачтылар.  Әлеге күркәм чара  укучыларга милли костюм, башкорт, татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләре   белән танышырга мөмкинлек бирде.

Автор:
Читайте нас