ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
18 Апреля 2022, 06:10

“Ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү – эшебезгә иң зур бәһа”

Борынгы фәлсәфәчеләр: “Кеше ике тапкыр туа: беренче тапкыр физик яктан, икенчегә – рухи яктан”, – дигәннәр. Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салсак та: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип кисәтә ул. Әйе, балачакта алынган күпъяклы тәрбия киләчәктә бик мөһим урын алып тора.

“Ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү – эшебезгә иң зур бәһа”“Ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү – эшебезгә иң зур бәһа”
“Ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү – эшебезгә иң зур бәһа”

 

Бала тугач беренче өч ел аның  үсешендә мөһим һәм җаваплы этап булып санала. Бу чорда организмның алга таба үсешен тәэмин итә торган алшартлар формалашуның максималь темпы күзәтелә һәм аның барлык психик функцияләрен уңышлы үстерү өчен нигез салына. Шуңа күрә кечкенә баланы тәрбияләүдә мөмкин булган тайпылышларны вакытында ачыклый белү мөһим. Әгәр дә коррекцияләү чараларын сабый яшьән үк башласаң, мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларның барлык  проблемаларын,  алга таба тайпылышларына   юк куймаска мөмкин. 

 Агымдагы ел башыннан райондагы Гаилә хезмәтендә интеллектуаль  үсештә тайпылышлары булган балалар өчен коррекцияләү-үсеш төркеме   эшли башлады. Яңа юнәлештә төркем ачылу ата-аналар өчен олы куаныч булды. Кагыйдә буларак, мондый балалар  үзләренә  тормышта урын табуда, белем бирү һәм социомәдәни мохиттә авырлыклар кичерә. Биредә балалар белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылган, аерым кабинет җиһазландырылган.

 Төркемнәргә 3 яшьтән алып  15 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Алар белән көн саен махсус белгечләр – реабилитацияләү буенча белгеч,  психолог һәм логопед шөгыльләнә. Өстәвенә,  монда төркемләп  кенә шөгыльләнергә түгел, ә шәхсән шөгыльләр үткәрү дә каралган. 

 Биредә 3 яшьтән 4 яшькә кадәр балалар өчен “Развивалочка”,  5 яшьтән 7 яшькә кадәр  “Тиздән мәктәпкә” (“Скоро в школу”), кече һәм урта сыйныф укучылары өчен “Уңышка адым” (“Шаг к успеху”) кебек танып-белү, иҗади процессларны, вак моториканы, аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән махсус программалар булдырылган.

Иң тәүдә психолог Раушания Харисова беренчел диагностика уздыра. Диагностика нәтиҗәсендә эмоциональ яклап җитешсезлекләр, үз-үзеңне тотуда һәм танып-белү үсешендә кимчелекләре булган балалар ачыклана. Аралашу барышында психолог ата-аналарның яки баланың проблемаларын, аның сәбәпләрен аңларга һәм хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Психолог киңәшләре буенча программа төзелә, һәр балага аерым яки төркемләп дәрес үткәрү формалары ачыклана. Төрле күнекмәләр, уеннар, арт-терапия ярдәмендә алар стресс, эчке курку һәм  агрессия кебек негатив эмоцияләрдән котылу юнәлешендә эшлиләр.

“Балалар өчен индивидуаль дәресләр һәм төркемләп  шөгыльләнү өчен махсус программа буенча эшлибез. Аларның хәрәкәт активлыгын үстерәбез, төрле техникалар кулланып рәсемнәр төшерәбез, логика, хәтер, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә торган мәсьәләләр чишәбез.  Төрле дәрәҗәдәге проблемалар, авырлыклар кичергән  балалар белән очрашырга туры килә. Кемнеңдер баласы өйгә бирелгән биремнәрне үтәми, кемнеңдер мәктәпкә яраклашу вакыты авыр уза, яки тапкырлау таблицасын,  яттан шигырьләр  сөйләүне авыр үзләштерә. Үзләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче ата-аналар да бар. Беркемне дә кире борып чыгармыйбыз, һәркайсына кулыбыздан килгәнчә  ярдәм кулын сузарга тырышабыз. Һәрнәрсәнең үз методикасы бар бит. Барлык ата-аналар да бу өлкәдә компетентлы түгел. Барысының да түләүле белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләре дә булмаска мөмкин, ә бездә шөгыльләнү бушлай”, – дип сөйләп узды реабилитация эшчәнлеге буенча белгеч Лениза Сәлмәнова.

 

 

 

 Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 21 апрельдә дөнья күрәчәк 16 нчы санында  танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас