ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 апрель 2022, 05:10

Аблайлыларга якташлары күчтәнәче

Русия халыкларының мәдәни мирас елында Мәскәү шәһәрендәге  Третьяковка галереясында эшләүче Азат Гомәров, “Изгелеккә таба юл” (Вперед к добру) проектында катнашып, авылдашларына мәдәни мирас чыганагы – татар шагыйрьләре Гөлсинә Галимуллина һәм якташыбыз Җәвит Шакировның шигырьләр җыентыгын китап сөюче дусларына күчтәнәчкә бандероль итеп салып җибәргән.

Аблайлыларга якташлары күчтәнәчеАблайлыларга якташлары күчтәнәче
Аблайлыларга якташлары күчтәнәче

 Шушындый изгелеге өчен авылдашлары аңа зур рәхмәт җиткерә.

 

Фото һәм мәгълүмат Аблай авылы мәдәният йортының ВКонтакте социаль челтәреннән алынды

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас