

“Ка-32А11ВС” вертолетын бездә җыйганнар һәм ул хәзер Башкортстанда оча. Ул хәзер төбәгебез халкын су басудан, янгыннардан коткарачак.
1962 елда Күмертау ремонт-механика заводы базасында авиация предприятиесенә нигез салалар. Ә 1963 елда десант һәм җир өсте авиациясе техникасын җитештерүне үзләштерәләр. 1968 елда авиация предприятиесендә кораб палубаларына да төшеп утырырга һәм очып китәргә сәләтле беренче “Ка-26” вертолеты җитештерелеп чыгарыла.
Хәзер Күмертау авиация җитештерү предприятиесе “Русия вертолетлары” холдингына керә. Монда башлыча авария-коткару эшләрендә һәм янгыннар сүндерүдә файдаланылучы, шулай ук 30дан артык дәүләтнең иминлеген саклаучы вертолетлар җитештерәләр. 2022 елда Башкортстанга “Ка-32А11ВС” маркалы авария-коткару эшләре һәм янгыннар сүндерү өчен тәгаенләнелгән вертолет тапшырылды. Аны Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә эшләгәннәр.