ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2022, 11:00

Чернобыльчеләрнең батырлыгын искә алдылар

Чернобыль... Бөтен дөньяда әлеге зур булмаган Украина шәһәренең исеме менә инде өч дистә еллар дәвамында атом энергетикасы тарихында иң зур һәлакәт, аның нәтиҗәсеннән һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны буенча, шулай ук икътисади зыян буенча бәһалана.

Чернобыльчеләрнең батырлыгын искә алдылар
Чернобыльчеләрнең батырлыгын искә алдылар

 

1986 елның 26 апрелендә 1 сәгать 4 минутта В.И.Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блогы реакторы шартлый. Шартлау вакытында температура 1600-1800 градуска җитә. Бу фаҗига кешелеккә бик зур зыян салды һәм дөньяны үз масштаблары белән тетрәндергән Чернобыль фаҗигасе дип аталды.

 Әлеге фаҗигале дата алдыннан Чакмагыш үзәк китапханәсендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 36 ел тулуга багышланган чара узды. Чара барышында Чернобыль АЭСындагы авария касафатларын  бетерүдә катнашкан якташларыбыз белән очрашу булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  район хакимияте мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев,  туган якны өйрәнү музее директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров һәм шул вакыйгаларның турыдан-туры катнашучылары,  мәрхүм шундыйларның тол хатыннар   катнашты.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: