

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән кайнар котлыйм! Һәркайсыбыз өчен уртак бәйрәмебезне быел табигать шартларының игенчеләргә йөз белән борылуы чагылышы булган шартларда — һава торышының җылына баруы, яңгырлар явып торуга зур сөенеч хисләре белән каршылыйбыз. Алдыбызда язгы чәчү эшләрен комплекслы алып бару, изге ниятләр белән яхшылап әзерләнелгән туфракка бәрәкәтле орлыкларны оптималь срокларда җиргә күмдереп чыгу бурычы тора. Һәммәбез дә шушы катлаулы шартларда үзеннән таләп ителгәннәргә җаваплы карап, барлык эш ләрне олы җаваплылык тоеп, сыйфатлы итеп башкарып чыккандгына, һәр елдагыча, уңышларга ирешә алачагыбызга ныклы ышанам. Районыбыз данын фидакарьлекләре белән елданел зуррак биеклекләргә күтәрүче булдыклы игенчеләребез, көнне төнгә ялгап лаеклы хезмәт өлгеләре күрсәтүче уңган терлекчеләрбез, төрле звено белгечләребез, булдыклы җитәкчеләребез – гомумән, һәр такмакта үз эшен яхшы белеп башкаручы райондашларыбызга дан һәм хөрмәт, ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык изгетеләкмаксатларыгызның уңышлы тормышка ашуын телим. Илебезнең азыктөлек иминлегенә кертәсе өлешебез быел да ярыйсы ук мул булачагына, авырмәлләр тиздән артта торып калачагына ныклы ышанам. Берберебезне саклыйк, иминсау булыйк, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтик. Барыгызга да бәхетшатлыклар, яңаданяңа хезмәт уңышлары, күтәренке бәйрәм кәефе телим.