+24 °С
Яңгыр


Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, төбәк-ара имам-ахунд Рамил хәзрәт Исәнбирдин, район мөхтәсибе Фаяз хәзрәт Котлыев, авыл муллалары катнашты. Күмәк җыелышта корбан чалу тәртипләрен, нечкәлекләрен барладылар. Ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова сугым малларын читтән сатып алудан баш тартырга чакырып, районда терлек-туар арасында таралуы мөмкин булган йогышлы чирләрдән саклану мөһимлеген искәртте. Киңәшмәдә күп мәсьәләләр каралды, бердәм карарлар кабул ителде.