ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август , 11:25

Тәүгеләрнең берсе булып

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләре районда беренчеләр исәбендә бөртеклеләрне урып-суктырып алуга креште.

Тәүгеләрнең берсе булып
Тәүгеләрнең берсе булып

 

Безнең эшче төркем әлеге хуҗалык игенчеләрен Каразирек һәм Җәмәй авыллары арасындагы 180 гектар мәйданны биләгән басуда кызу урак өстендә тап итте. “Памяти Чепелева” сортлы арпа биредә яхшы төшем белән сөендерә – һәр гектарның куәте 30ар центнердан артып китә.

–Тәҗрибәле механизаторларыбыз Мәкки Камалетдинов һәм Ирек Бохаров үзләренә беркетелгән “Акрос-550” комбайннарында беренче көнне үк 750шәр центнер ашлык суктырып озатып, быелгы урак исәбен зур өлеш белән ачып җибәрделәр дә инде, – дип горурланып сөенечләре белән уртаклашты хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрузов. – Бүген аларга “Полесье” комбайнында Фәндәвис Мирзаянов та кушылды. Һәр елдагыча, алдан яхшылап көйләп куелганлыктан, техникаларыбыз сынатмый. Егетләр дә, күреп торасыз, вакытның кадерен белеп, булсынга дип тырышалар.

Арпаны сабактан турыга урып суктыралар. Комбайннар бункерлары өстендә аларның тулуын күрсәткән маякчыклар җемелди башлау белән булдыклы водительләр Иршат Хәмәтдинов белән Азат Әһәлетдинов үзләре идарә иткән “КамАЗ”ларда алар янына юнәлә һәм алтын сары бөртекләрне бушатып алып, ындыр табагына ашыгалар.

Янәшәдәге басуда Айнур Әһәлетдинов үзйөрешле КСУ чапкыч агрегатында игеннәрне тезмәгә салу белән мәшгуль. Аның да җитезлеге сокландыра: тиз арада матур тигез ятмалар саны арта бара. Өлкән яшьтәмен инде, дип тормаган – озак еллар хуҗалыкта алдынгылар исәбендә булган хаклы ялдагы водитель Рафаэль Галиев та биредә. Ул янгын сүндерү машинасы белән кизүдә тора.

Ындыр табагында “ЗАВ-20” агрегатында җилгәрелгән ашлыкны Рәүф Фәтыйхов белән Гыйният Гыйльванов келәтләргә ташып өлгертә. Агрегатның үзен Азамат Якупов белән Зинфир Әһәдуллин хезмәтләндерә.

Урак эшләрен һәр вак-төяген исәпкә алып оештырулары күзгә ташлана. Техника төрләренең берәр сәбәп белән тик торуына юл куелмый, механизаторлар да, ярдәмче эшчеләр дә һәркайсы үз бурычларын яхшы белә һәм җиренә җиткереп башкара да.

–Уңышны җыюга керешер алдыннан тагын бер тапкыр җыелып сөйләштек, хәвефсезлек техникасы алымнарын белүләрен барладык, сәламәтлек торышлары җентекле тикшерелде, – ди Рәсүл Гата ул. – Барысы да кызу эш мәлендә үзеннән нәрсәләр таләп ителүен яхшы аңлый һәм тайпылышсыз үтәргә тырыша. Кызыксындыру һәм дәртләндерү чаралары турында да җентекләп аңлаттык, бу да эшчәнлекне җитештерүчәнлерәк итәчәге бәхәссез. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары запасы җитәрлек булса да, аны сакчыл тотыну мөһимлеген дә һәммәсе яхшы аңлый. Һава торышы тоткарлыклар тудырмаса, үстерелгән уңышны югалтуларга юк куймыйча җыеп алачагыбызга ышаныч зур.

Победалыларның тырыш хезмәте, һичшиксез, келәтләр тулылыгы белән акланыр, дип ышанабыз. Басуларда уңыш яхшы, аны үз вакытында җыеп алып өлгерергә генә кирәк. Ә моның өчен биредә барлык шартлар да бар һәм игенчеләрнең дә сынатмаячагына иманыбыз камил. Тырышлыгыгыз, һәр елдагыча, тулысынча аклансын, дип телибез.

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас в