ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2022, 11:57

Бөтендөнья татарлары фикер алышты

30 июль – 2 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татарлар конгрессының VIII съезды узды. Әлеге чарага 35 чит илдән һәм Русиянең 75 төбәгеннән 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак килде.

Бөтендөнья татарлары фикер алышты
Бөтендөнья татарлары фикер алышты

Мәртәбәле җыенга районыбыз исеменнән делегат итеп фәлсәфә фәннәре кандидаты, туган якны өйрәнүче Айдар Хәйдәр улы Басыйров һәм мин сайландым. Конгресска җыелучылар арасында чакмагышлылар безнең белән генә чикләнмәде, чөнки якташларыбыз республикабызның төрле шәһәр-районнарында яши һәм милләтебез хакына төрле файдалы эшләр башкарып, дан казана.

Зур ихтирам белән аларның исемнәрен атап үтәм: Русиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыпов (Сыйрышбаш), Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева (Иске Үзмәш), күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Имамәгъзам улы Бигнов (Югары Аташ), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рәүф Рифгать улы Идрисов (Аблай), БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, БР Татарлар конгрессы рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов (Иске Үзмәш), Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина (Яңа Балак), Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Равил Рифгать улы Идрисов (Аблай), Башкортстанның мәгариф отличнигы, филология фәннәре кандидаты Илсур Салихҗан улы Мансуров (Яңа Каръяуды), җаваплылыгы чикләнгән “Чакматаш” җәмгыяте директоры Ирек Гомәр улы Бакиров (Үрнәк).

Съездның беренче көнендә делегатлар шәһәр халкы белән бергә “Печән базары” фестивалендә катнашты. Биредә сәләтле дизайнерлар милли рухта эшләнгән һәм бизәлгән киемнәр, бизәнү әйберләре, күннән эшләнмәләр, калфак-кәләпүшләр, савыт-саба, китаплар һәм башка әйберләр тәкъдим итте. Бәйрәм киче татар эстрадасының популяр һәм яшь җырчыларының чагу концерты белән тәмамланды.

Быел Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 100 ел тулды. Шушы тарихи вакыйга уңаеннан съезд делегатлары борынгы бабаларыбыз яшәгән Изге Болгарга сәяхәт кылды. Тарихи-архитектура һәйкәле булган музей-тыюлык буенча үткәрелгән экскурсияләр һәр татар күңелен матур тәэссоратлар белән баетты.

Съездның эшлекле өлеше “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәсендә узды. Делегатлар “Татар дөньясы һәм ислам”, “Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге”, “Милли үзаң тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте”, “Татар эшмәкәрлеге”, “Тарихи шәхесләр үрнәгендә милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре”, “Татар төбәкләре тарихын өйрәнү мәсьәләләре”, “Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар” дип аталган дискуссион мәйданчыкларда бүгенге көндә халкыбыз өчен мөһим саналган юнәлешләр буенча фикер алышты.

Кичке программа кысаларында дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татарлар өчен сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Үзебезнең якташларыбыз, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Башкортстанның халык артистлары Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтовның чыгышларын тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Күркәм тамаша бергәләшеп татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

2нче август иртәсендә съездның пленар утырышы башланды. Әлеге рәсми чарада Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев катнашты. Төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребезнең ялкынлы чыгышлары һәркайсы көчле алкышларга күмелде. Ахырда съездның резолюциясе кабул ителде һәм милләт өчен янып-көеп хезмәт салучыларга Татарстанның мактаулы исемнәре, Конгрессның бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыпов та бар. Аның актив җәмәгать эшчәнлеге, татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендәге олы тырышлыгы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бәһаланды. Мөхтәрәм ил агабызны райондашлар исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Бөтендөнья татарлар конгрессының чираттагы съезды Русия халыкларының мәдәни мирасы елында үткәрелүе аеруча игътибарга лаек. Илебездә 190 милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Аларның һәрберсе үз телендә аралаша, иҗат итә. Бар дөньяга сибелгән татарларны берләштереп, шушындый съездның үткәрелүе исә – Русия җитәкчелегенең милләтләргә булган уңай мөнәсәбәтенең ачык бер дәлиле.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: