ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 август 2022, 11:10

Иң яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе – Бал Спасы үтте .

Август – муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бу айда ер-бер артлы Бал Спасы, Алма Спасы, Чикләвек Спасы билгеләп үтелә. 14 августта православие дөньясы   яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе  – Бал Спасын бәйрәм итте.

Иң яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе – Бал Спасы үтте .Иң яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе – Бал Спасы үтте .
Иң яраткан җәйге бәйрәмнәрнең берсе – Бал Спасы үтте .

Православие бәйрәмнәрен популярлаштыру һәм рус халкының гореф-гадәтләренә якынайту максатыннан  Юмаш модельле китапханәсендә “Бал Спасы безне җыйды” дигән күңелле чара оештырылды. Балалар бәйрәмнең тарихы, традицияләре, сынамышлары һәм йолалары, балны туклануда, дәвалануда куллану үзенчәлекләре, халык медицинасыннан гади һәм оригиналь рецептлары, шулай ук балдан тәмле һәм файдалы ризыклар һәм  эчемлекләр  турында белделәр. Кызлар һәм малайлар бик теләп “Баллы кәеф”, “Бал марафоны”, “Кем күбрәк чәчәкләр рәсеме ясый”, “Үз умартаңны тап”, “Бал кортлары һәм чәчәкләр” кебек танып-белү һәм мавыктыргыч уеннарында бик теләп катнаштылар. Балалар очрашудан  бик күп файдалы белем алдылар һәм канәгать калдылар. Барлык катнашучыларны да бал белән сыйладылар .

 

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Юмаш модельле китапханәсенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас