ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 август 2022, 07:35

Мәктәп директорлары өчен Ачык ишекләр көне үтте

Заманча дизайн, мавыктыргыч китаплар, инновацион техника, уңайлы җиһазлар! Иске Калмаш модельле китапханәсе хезмәткәрләре «Мәдәният» милли проекты чикләрендә үзгәртелгән яңа буын китапханәсе буенча экскурсияләр үткәрүне дәвам итә.

Мәктәп директорлары өчен Ачык ишекләр көне үттеМәктәп директорлары өчен Ачык ишекләр көне үтте
Мәктәп директорлары өчен Ачык ишекләр көне үтте

 Кичә биредә  район  мәктәп директорлары  өчен экскурсия оештырылды. Әйдәп баручы китапханәче Зөлфия Сәбгыянова кунакларны  яңа буын китапханәсенең өстенлекләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләде, төрле төстәге зоналары һәм подиумнары,  балалар зонасында һәм ирекле уку зонасындагы планшет кулланып укыла торган яңа форматтагы китаплар – 3Д, 4Д форматтагы матур энциклопедияләр белән таныштырды.

 

 Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Иске Калмаш модельле китапханәсенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас