

Ил һәм республика буенча бу инфекцияне йоктыручылар саны артып, яз айларындагы күрсәткечләргә тәңгәлләшүе күзәтелә. Русиягә “Омикрон” штаммының яңа төрләре килү сәбәпле, COVID-19 белән чирләү хәвефе арта. Моңа бәйле Роспотребнадзор оешмасы вирустан саклануның гади генә ысулларын онытмаска, аларны төгәл үтәргә чакыра. Бу чаралар сезгә һәм якыннарыгызга башка төрле респиратор авырулар, шул исәптән гриппны да кисәтергә ярдәм итәр. Кагыйдәләр мондый: 1.Авыруны һәм аның авыр үтүен кисәтү өчен вакцина эшләтегез. COVID-19дан алты ай саен прививка салдыру тәкъдим ителә. Даими ревакциналану иммунитетны тиешле дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. 2.Кулларыгызны юыгыз! Барыбызга да балачактан ук яхшы таныш булган кулны сабынлап юуу процедурасы – коронавирус инфекциясен профилактикалауның мөһим элементы. 3.Кешеләр күп булган урында битлек-маска кию киңәш ителә. Бу аеруча сәламәтлеге торышы хәвеф тудырган – өлкән яшьтәге һәм хроник чирләрдән җәфа чиккән кешеләр өчен мөһим. 1. COVID-19га тапшырылган ПЦР-тестыгыз нәтиҗәсе сездә бу инфекция булмавын күрсәтсә дә, үзегезне начар хис итәсез икән, тирә-яктагы кешеләр белән аралашуны чикләгез. 2.Авыргансыз икән – өйдән чыкмагыз. 3.Әгәр сез һөнәрегез буенча табиб булмасагыз, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Авырый башлавыгызны сизәсез һәм сиптомнарның көчәюен тоясыз икән, шунда ук медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез – йортка табиб чакыртыгыз һәм ул кушканнарны төгәл үтәгез. Даруларның бары тик табиб билгеләгәннәрен генә кулланыгыз. 4.Бинаны 30 минуттан да ким булмаган вакыт эчендә даими җилләтеп торырга тырышыгыз. Һичкайчан онытмагыз: сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге – бары тик үзегезнең кулда. Хәвефле инфекцияне бергәләп кисәтик! Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Роспотребнадзорның федераль хезмәте сайты.