ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 август 2022, 07:35

Иң җитезләр ачыкланды

Митрә-Әюп – Кашкар авыллары арасындагы автомобиль юлы участогында шоссе юлда Чакмагыш районы оештырылуга 92 ел тулуга багышланган велоспорт буенча ачык беренчелек узды

Иң җитезләр ачыкландыИң җитезләр ачыкланды
Иң җитезләр ачыкланды

Соңгы елларда шәһәр, авыл урамнарында велосипедта җилдерүчеләр артканнан-арта бара. Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда велосипед спортын популярлаштыру, спорт осталыгын күтәрү, ярышларда катнашучыларның ярышу тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан оештырылган спорт чарасы районыбыз спортчыларын һәм республикабыз район-шәһәрләреннән килгән 90га якын төрле яшьтәге велосипедчыны бергә җыйды. Аларның 66сы балалар, ә калган 20се өлкәннәр иде. Ярышларны ачып җибәреп, район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов тәбрикләү һәм дәртләндерү сүзләрен җиткерде. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм әлеге зур спорт бәйгесенең мөһимлеген, аның районыбызның 92 еллыгына багышлануын, районыбызның бик күп талантлы шәхесләр бүләк иткән төбәк булуын, данлыклы якташларыбыз белән горурлануыбызны белдерде. Шундый кешеләрнең берсе – якташыбыз, Башкортстан Республикасы велосипед спорты Федерациясе рәисе Ринат Нигъмәтҗан улы Латыйпов, һәммәсен дә ярышлар башлануы белән котлап, уңышлы, имин бәйгеләр теләде. “Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк”, – дигән теләк-киңәшләрен җиткерде хөрмәтле якташыбыз. Бәйгенең тәртибе һәм шартлары турында аңлатма бирелгәннән соң велосипедчылар старт сызыгына басты. Ярышлар тәртибе буенча өлкәннәр 40 километрга, ә балалар (яшь төркемнәренә карап) 10 һәм 20 километр арага узышты. Менә велосипедчылар алга ыргылдылар. Кемдер педальләрне ашыга-ашыга әйләндерә, башкаларны узып китәргә омтыла. Велосипедчылар җилдәй очып Кашкар авылы ягына таба юл тоттылар. Стажлы велосипедчылар да, руль артына күптәннән түгел генә утырган яшь велосипедчылар да транспортның бөтен егәрлеген файдаланырга тырышты. Һәркем финишка беренче килергә омтылды. Һәм менә җанатарлар җиңүчеләрне сәламләде. Җиңүчеләрнең барысына да Грамоталар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды. 41-50 яшьлек ир-атлар арасында 40 км дистанциядә 3 урынга райондашыбыз – Чакмагыштан Данил Кинҗәкәев лаеклы булды. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышыргы була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас