

Русиянең дәүләт символикасында илебезнең көче һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Русия халкының батырлыклары чагыла. Тозлыкуш модельле китапханәсе китапханәчесе Гөлнара Сәхибгәрәева яшь китап укучылар өчен “Русия флагы – безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән патриотик чара үткәрде. Ул Русиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте һәм аның мөһимлеге турында сөйләде. Балалар бик теләп викторинада, уен-күнегүдә катнашты һәм Русия Федерациясе гимнын башкардылар. Яшь буын вәкилләре дәүләт символларына тагын да ихтирамлырак карар, илебез тарихы белән кызыксынырлар, туган җиребезне яратырлар, сакларлар һәм үз уңышлары, сәләтләре, яхшы эшләре белән сөендереп торырлар, дип ышанабыз. Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Тозлыкуш урта мәктәбенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.