

Кара тир түгеп үстергән бөртекләрне түкми-чәчми басу-кырлардан җыеп алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми, көнне төнгә ялгап хезмәт салалар. Без, мәдәният хезмәткәрләре дә, игенчеләрнең тырышлыгын читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән. Аларга рухи азык өләшү өчен язын-көзен басу-кырларга, игенчегә дан җырларга ашыгып юлга кузгалабыз. Шушы көннәрдә Үрнәк авыл биләмәсенә караган мәдәният йортлары хезмәткәрләре игенчеләр янына барып, “Игенчегә – игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән чыгыш ясадык. Механизаторлар өчен аларның күңелләрен күтәрерлек, алар яраткан матур җырлар яңгыраттык. Концерт программасын Лида Шәяхмәтова һәм Гөлназ Ибраһимова бик матур итеп алып бардылар. Зөлфия Низамова, Роза Габделисламова, Раушания Гәрәева, Фәгыйл Ислановның җырларын, Лилия Мәҗитованың дәртле биюләрен бүләк итеп, игенчеләргә күңел күтәренкелеге, яңа көч-дәрт өстәдек. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 1 сентябрьдә дөнья күрәчәк 35нче санында танышырга була.