ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 сентябрь 2022, 06:04

Каһарманнар даны мәңгелек

Яңа Бирде авылында гаскәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган Айнур Раяновның туып үскән йортына тактаташ куелды

Туган ватаныбызны, сөекле газизләрен, булдыклы, эшчән замандашларын бөтен күңелен салып яраткан, илебез мәнфәгатьләрен яклау хакына гомерен дә кызганмаган якташларыбыз исемлегендә Айнур Нурихан улы Раянов аерым урын тота. Илебез алдында биргән изге антына ахыргача тугрылык саклап, гаскәри бурычларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак булган Русия армиясе прапорщигы, каһар манлыгы өчен берничә медаль белән бүләкләнгән курку белмәс хәрби якташыбыз туып-үскән йорт стенасында тактаташ ачу тантанасы аның кыска гына гомере эчендә башкарырга өлгергән барлык изге эшләренә ихтирам билгесе дә булды. Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев, мәрхүм якташыбызның сөекле әнисе Дамира Әмир кызы, яраткан тормыш юлдашы Вера Викторовна, туганнары, дуслары, авылдашлары, яшь армиячеләр хәрәкәте әгъзалары, иҗтимагый оешмалар, мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны алып баручы Гөлназ Сәлимова иң тәүдә каһарман якта шыбызның тормыш һәм хәрби хезмәт юлы белән таныштырып үтте. Шушы авылда, шушы күркәм йортта 1990 елның 31 декабрен дә эшсөярләр гаиләсендә туып үскән ул. Кече яшьтән үк тырыш, җаваплы, ярдәмчел булып тәрбияләнеп үсә. Бик иртә әтисен мәңгелеккә югалткач, әнисе һәм сеңлесе өчен терәк-таяныч булып кала, йорт эшләрендә дә, күмәк хуҗалыкта да кулдан килгәнчә тырышлык сала, яхшы укый, үзешчән сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга вакыт таба. Үзләрендә тулы булмаган, Яңа Каръяудыда урта белемгә ия булгач, әтисе һөнәрен сайлап, Башкортстан дәүләт аграр университетының ветеринария факультетында югары белем ала. Биредә дә үзен актив җәмәгатьче, яхшы студент итеп таныта. Мәктәптә укыганда да, студент елларында да ул матур җырлавы, спектакльләрдә катнашуы белән смотр концертларында җиңүле урыннар яулый, үзен сәләтле иҗатчы итеп таныта. Диплом алган 2013 елның җәендә ул Русия Кораллы Көчләре сафына хәрби хезмәтка алына. Илебезне һава һөҗүмнәреннән саклаучы гаскәрләрдә өлгеле хезмәт итеп, сержант званиесе ала, отделение командиры вазыйфасына үрләтелә. Демобилизацияләнер вакыты җиткәч, ул хезмәтен артабан дәвам итәргә дигән карарга килә һәм контракт төзешеп, зенит-ракета гаскәрләрендә тәэминат взводы командиры дәрәҗәсенә кадәр үсә, прапорщик званиесенә кадәр үрләтелә. Өлгеле хезмәте, гаскәри бурычларын намуслы үтәве, кул астындагы хәрбиләрне яхшылап өйрәтүе һәм саклап йөртүе өчен медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Вера Викторовна белән Ринальд исемле ул, Дарина исемле кызга гомер бүләк итәләр, тату матур гомер кичерәләр. Хәрби бурычларын ахыргача үтәп, ул быел яз фаҗигале рәвештә һәлак булды һәм туган авылы зиратында җирләнде. Батыр якташыбызның данлы исемен мәңгеләштерү юнәлешендә ул туып үскән йорт стенасына мемориаль тактаташ куелды. Аңа ябылган япманы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, каһарманның сөекле әнисе Дамира Әмир кызы һәм тормыш иптәше Вера Викторовна ачканнан соң якташыбыз хөрмәтенә чәчәк гөлләмәләре салынды. Үз чыгышларында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров, биләмә хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев, мәдәният йорты директоры Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова, әнисе Дамира Әмир кызы Айнур Даяновның кыска гына гомере эчендә үзеннән соң сокланып искә алырлык лаеклы эшләр калдыруын бәян иттеләр, каһарман якташыбыз турында хәтер мәңгегә сакланачагын белдерделәр. Район мәдәният йортының “Гармония” вокаль ансамбле яңгыраткан “Родина-мать” җыры каһарман якташыбыз истәлегенә дан булып яңгырады

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас