Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь , 16:30

Факел эстафетасы Кушнаренко районына тапшырылды

“Гармония йөгереш”ендә катнашучылар  икенче көнне Гаилә ялы паркында очрашты. Анда шулай ук Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары да зур теләк белән катнашты.

Факел эстафетасы Кушнаренко районына тапшырылды
Факел эстафетасы Кушнаренко районына тапшырылды

Чараны алып баручы район мәдәният йорты директоры Эльвир Венер улы Халиков “Гармония йөгереше”нең илебездә 1991 елдан алып үткәрелүе һәм аның дуслык, үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булуын,  кешелекнең гармонияле яшәве һәм аның һәрьяклы үсеше өчен мөһим дөнья мәдәниятен үстерү һәм саклау төп максаты булып торуын билгеләде. 

Муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова  эстафетада катнашучыларны сәламләп,  әлеге чараның тынычлыкны символлаштыруы, кешеләрне бердәмлеккә һәм татулыкка өндәве турында белдерде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. “Мин сезгә һәр көнегезне  зарядкадан башлавыгызны, һәрвакытта да сәламәт булуыгызны, тик яхшы гамәлләр генә башкаруыгызны һәм яхшы уйларда булуыгызны, беркайчан да тәртип бозмавыгызны, әти-әниләрегезне сөендереп, районыбызның, республикабызның һәм илебезнең иң яхшы балалары булып калуыгызны телим”, – диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Артабан һәммәсе дә бергәләп “Гармония йөгереше” гимнын башкарды.

Быел “Гармония йөгереш”е факел эстафетасы чикләрендә оештыру комитеты Уфа шәһәрендә Идел буе тармагы маршрутының ахыргы пунктында төрле яшьтәге балаларның  рәсемнәр күргәзмәсен үткәрә. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары да әлеге күргәзмәдә катнашырга  теләк белдереп, рәсемнәрен Идел буе тармагында катнашучы йөгерешчеләр командасына   тапшырдылар. Үз чиратында йөгерешчеләр командасы да  Чакмагыш беренче урта мәктәбенә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтовка  Рәхмәт хаты тапшырды.

 Эстафетаның оештыручылары әйтүенчә, әлеге халыкара эстафета кешеләрне бердәмлеккә һәм татулыкка өнди. “Безнең  команда 8 августта  Бөек Новгород  шәһәрендә старт алды.  Без Новгород, Ярославль, Вологда, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе, Мордовия, Чувашия Республикасын,   Пенза, Самара өлкәсен, Татарстан һәм  сезнең республиканы йөгереп, 200 000 километрдан артык юл үттек. Мин инде күп еллар, 2012 елдан Башкорстан территориясендәге эстафетада катнашам. Бик күп балалар,  өлкәннәрнең анда теләп катнашуы шатландыра. Русия территориясе буенча эстафетада 30 елдан артык уза, мин анда 1995 елдан катнашып киләм. Яшь кенә  килеш  Төньяк Кавказ территориясе буенча эстафетада катнаштым, без анда сугыш барган зонадан 200 чакрым ераклыкта йөгердек һәм гади кешеләргә гармония, бердәмлек, дуслык идеяләренең якын һәм кадерле булуын күрдем һәм аңладым”, – диде  команданың капитаны Денис Лазарев.

“Гармония йөгереш”е – сәламәт яшәү рәвешенә, физик тәрбиягә,массакүләм спорт үсешенә җәлеп итә һәм спорт белән шөгыльләнүгә омтылыш уята. Сәламәт тормыш рәвеше кешегә сәламәтлек, бәхет, яшәү шатлыгы алып килә. Гаилә ялы мәйданында узган чара муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт бүлеге рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов   флешмоб үткәрде. Чарада катнашучыларның һәммәсе дә дәртле музыкага төрле физик күнегүләр башкарды, Илдар Фәһим улына кушылып, физкультура ясады.

Флешмобтан соң эстафетада катнашучылар кулларында факел тотып парк буенча йөгереп үттеләр. Артабан эстафета йөгерешчеләре Чакмагыш, Иске Калмаш, Иске Бәшир тукталышларында булып,  факелны кулдан-кулга тотып тапшырып уздылар. Һәр тукталышларда аларны биләмәләрнең оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре көтеп алды һәм сәламләде. Эстафетага кушылып йөгерүчеләрнең һәммәсенә дә сертификатлар тапшырылды.

Эстафетаның соңгы тукталышы  – Кушнаренко  районы чигендә булды. Команда йөгерүчеләре биредә үзләрен каршы алучы Кушнаренко районы вәкилләренә факелны тапшырды. Эстафета йөгерешчеләре Кушнареннан күтәренке кәеф белән юлларын дәвам иттеләр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в