Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм китапханәче үз һөнәренең үзенчәлекләре, һөнәри һәм шәхси сыйфатлары турында сөйләделәр, китапханәче һәм клуб хезмәткәре һөнәрен үзләштерергә мөмкин булган уку йортлары белән таныштырдылар. Укучылар шулай ук “Һөнәрләр салават күпере” слайд-презентациясе ярдәмендә белгечлекләр һәм һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, уен формасында үзләрен төрле эшчәнлек төрләрендә сынап карадылар, киләчәктә кем булырга теләүләре турында фикерләре белән уртаклаштылар. Чара барышында алар “Һөнәрне бел”, “Кайсы артык”, “Предмет буенча һөнәрләрне белегез” һәм башка конкурсларда актив катнаштылар.
Бу көнне китапханәдә балалар игътибарына китап күргәзмәләре, “Яхшы һәм төрле һөнәрләр күп” дигән тематик китаплар сайланмалары тәкъдим ителде. Яраткан эшен башкаручы, күңеленә хуш килгән һөнәр сайлаган кеше бәхетле. Әлеге чара киләчәктә балаларга һөнәр сайлаганда файдалы булыр, дигән ышанычта калабыз.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Каразирек мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.