ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2022, 12:00

Кавын сиробын – кышкы саклауга

Җимешләрнең өлгергән, иң тәмле мәле. Хәзер күпләребез кавын һәм карбызны үз бакчаларында үстерә.

Кавын сиробын – кышкы саклауга
Кавын сиробын – кышкы саклауга

Җәй тәмен, хуш исен кышкы суыкларда татыр өчен сезнең игътибарга гади генә рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен иң тәүдә банкаларны стерилизациялибез( 40 минут чамасы). Артабан кавынны кабыгы һәм төшләреннән чистартып, уртача формаларда турыйбыз (бик вак итмәгез). Суынган банкаларга кавыннарны тутырабыз.

         Су кайнатабыз. Аны кавыннар өстенә коябыз да, артып калган суны түгәбез. 10 минут тотканнан соң, банкалардагы суны мискә бушатабыз һәм 250 гр. шикәр комы, 2-3 чеметем лимон кислотасы салып, кайнарга куябыз. Кайнап чыккан сиропны янә кавыннарга салабыз, тагын 10 минут тотканнан соң, кире мискә бушатып, тагын кайнатып чыгарып, кавыннарга салып, тимер капкачлар белән каплап, җылытып куябыз. Кышларын сыйланырга сезнең табынга бер ят ризык.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: