ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 09:35

Бакчабызда тормыш гөрли

27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә  учреждениеләр хезмәткәрләре көне

Бакчабызда тормыш гөрли
Бакчабызда тормыш гөрли

Бала тәрбияләү – гаилә, балалар, мәктәп, жәмәгатьчелек алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Безнең Рәҗәп балалар бакчасында 16 бала тәрбияләнә. Без балалар белән берлектә төрле матур бәйрәмнәр үткәребез, район, республика күләмендә төрле конкурс, олимпиадаларда үзебезне сынап карыйбыз. Нәниләр һәрберсе үзенең һөнәрен күрсәтеп, көз бәйрәме, Әниләр көне, Яңа ел бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, 8 март бәйрәме, “Хуш, бакча” кебек 27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Район күләмендә үткән смотр-конкурсларда катнашып, ГТО нормативларын үтәп, республикада үткән “Без – гагаринчылар” олимпиадасында призлы урыннар алдык. Балалар бакчасы авылдагы китапханә белән тыгыз бәйләнештә эшли. Китапханәче Гөлнур Галимова балалар белән кызыклы әңгәмәләр үткәрә, матур һәм кызыклы китаплар белән таныштыра. Бакчабызда хезмәт итүче хезмәттәшләремне, хаклы ялдагы апаларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез – Тәрбиячеләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Авыр хезмәтегездә түземлек, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телим.

Автор:Лилия Шаһиева, Рәҗәп авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: