ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 11:55

Гимназия укытучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!

Узган атнада Чакмагыш гимназиясенең  иң көчле, энергияле, акыллы һәм сөйкемле укытучылары “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашты.

Гимназия укытучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!
Гимназия укытучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!

Спорт чарасына җыелучыларны гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин сәламләде һәм барысына да яхшы кәеф, күп дәрт-көч теләде.

 Спорт фестивалендә катнашучылар   үзләренең чыдамлылыкларын, физик әзерлекләрен, спортка һәвәслеген  күрсәттеләр  һәм, әлбәттә, ел буена җитәрлек уңай тәэссоратлар алдылар.

 

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: