ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 11:35

Китапханәдә “Гаилә ялы көне” кызыклы үтте

Узган  шимбәдә Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә “Гаилә ялы көне” үтте. “Гаилә көймәсе” дип аталган әлеге чараны райондагы “Гаилә” хезмәте  китапханә белән берлектә оештырды. Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбе  һәм гимназиясенең 5нче сыйныф укучылары  гаиләләре белән катнашты. 30 кешедән торган 12 гаилә   уен форматындагы чарада үзара көч сынашты, төрле бирем-конкурсларда  белемнәрен тикшерде.

Китапханәдә “Гаилә ялы көне”  кызыклы үтте
Китапханәдә “Гаилә ялы көне” кызыклы үтте

Баш китапханәче Илмира Хәмит кызы Шәфыйкова чараны ачып җибәргәннән соң, Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова гаиләләрне сәламләде һәм райондагы Гаилә хезмәтенең эшчәнлеге, биредәге хезмәтләр турында  сөйләде.

“Гаилә хезмәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү  тора, биредә аерым һәм төркемләп тә дәресләр үткәрелә. Бездә ай саен 2018 елдан башлап “Гаилә ялы көне” үткәрелә. Ул гаилә тормышын популярлаштыру, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту  һәм балалар белән  ата-аналарны бергәләп  күбрәк вакытларын үткәрүгә җәлеп итү максатыннан  оештырыла”, – диде Ильвера Илдус кызы.  

Реабилитация эшчәнлеге буенча белгеч Лениза Мәхмүт кызы Сәлмәнова балаларга “ышаныч телефоны”  турында мәгълүмат җиткерде, аның буенча тәүлек дәвамында төрле проблемалар килеп туганда шалтыратырга мөмкин. Ул барлык шалтыратуларның да бушлай һәм ананоним булуы хакында аңлатты.  Чара барышында шулай ук “ышаныч телефоны” номерларын җыеп,  оператор белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге дә булдырылды.  Оператор  укучыларга нинди очракларда  “ышаныч телефоны” буенча шалтыратырга булуы, аларның нинди проблемалар буенча психологик ярдәм күрсәтүе турында  җентекле  аңлатты.

Артабан чарада катнашучылар 2 командага бүленеп “Читалия иле” буенча сәяхәт кылдылар.  Балалар һәм әти-әниләр  Әкиятче, Доктор Айболит, Незнайка,  Убырлы карчык кебек әкият геройлары белән бергәләп физик күнегүләр ясадылар, җырладылар, биеделәр, “Гаиләнең музыка утравы”, “Сәламәтлек утравы”, “Почемучкалар” һәм башка тукталышлар буенча сәяхәт иттеләр, әдәби викториналарда, төрле кызыклы һәм хәрәкәтчән конкурсларда актив катнаштылар. ламәтлек утравы"ры: а т кылдылар. неп ик ярдәм күрсәтүе турында р бушлай һәм ананоним

Чарада катнашучылар өчен китапханәчеләр “Әни белән Китап галәме буйлап”  дип исемләнгән иллюстратив-китап күргәзмәсен әзерләде. Анда сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, спорт, гаилә тәрбиясе һәм шөгыльләре  турында әдәбият тәкъдим ителде.

Уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова чараның иганәчесе – шәхси эшкуар Светлана Зәбир кызы Имаметдиновага һәм уенда катнашучы балаларга, аларның әти-әниләренә  зур рәхмәт белдерде. Очрашу ахырында гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләп,  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: