Шушы һәлакәт турында Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең “Телеграм” каналындагы сәхифәсендә шушы коточкыч вакыйгада һәлак булганнарның якыннарының үтә авыр кайгыларын уртаклашты.
“Башинформ” сайты белдерүенчә, атыш 26 сентябрь көнне дәресләр вакытында башлана. Кара киемдәге билгесез ир башта сакчыга ата, артабан балаларга ут ача. Үзләрен коткарырга теләп, күп балалар тәрәзәдән сикерергә мәҗбүр булалар. Билгеле булуынча, ир бер кабинетта бикләнеп, андагы балаларның да гомерен өзә. Соңыннан үз-үзенә кул сала.
Мәгълүматларга караганда, 17 кеше җинаять корбаны булган, шулардан унбере балалар...
Удмуртстанда Ижау мәктәбендә ату нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителгән.
Мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.