+24 °С
Яңгыр


Янгын часте территориясендә балаларны дежур диспетчерлык хезмәте һәм аларны аеруча гаҗәпләндергән уку сыйныфлары белән таныштырдылар. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү машинасын, хәрби кием, янгын - коткару инвентарьларын күрсәттеләр, янгын каскасын сынап карарга рөхсәт иттеләр, әңгәмә үткәрделәр.
Балалар биредә бик күп уңай тәэссоратлар алдылар. Мондый чаралар аларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә, ут белән уйнауның хәвефлеген, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белергә һәм аңларга ярдәм итә.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш авылының 6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.