ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 октябрь 2022, 06:10

Башкалада Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак

Кичә Уфада Совет мәйданына генерал Шәйморатовка һәйкәл китерелде.  “Тиздән постаментка урнаштыра башлыйбыз. Әлеге һәйкәл – генерал Шәйморатов истәлегенә урнаштырылган һәйкәл генә түгел, ә  шулай ук Ватаныбыз өчен яуда һәлак булганнар истәлегенә дә олы хөрмәт билгесе”, – дип билгеләп үтте   үзенең Телеграм-каналында Радий Хәбиров.

Башкалада Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачакБашкалада Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак
Башкалада Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак

 

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл әлегә постамент янында урнаштырылып,  тиздән  сафка басачак.

Искәртеп узабыз, Минегали Шәйморатовка һәйкәл проектын сайлау ачык конкурс форматында узды, аның җиңүчесе башкорт тамырлары булган скульптор Салават Щербаков булды. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме буенча,  монументның ике ягыннан колоннада өстәлде һәм проект эше төгәлләнде. Генерал Шәйморатовка һәйкәл нигезен салу апрельдә башланды.

 Шәйморатовчылар дивизиясе Бөек Ватан сугышы елларында 4 мең километрдан артык юл үткән, дип хәбәр ителә Википедиядә. 15 тапкыр Югары башкомандачалык боерыкларында яуларда аерылып торулары белән билгеләп үтелә. 3 860 дивизия сугышчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, аларның 78е Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының биш тулы кавалеры булды. Кызыл Армия кушылмасында башка андый геройлар юк.

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас