

Әтиләр көне алдыннан Рапат модельле китапханәсе китапханәчесе Ирина Кинҗәбаева авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әти булу җиңел түгел” дигән тематик сәгать оештырды. Чараны алып баручы балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу көнне укучылар әтиләре турында җылы һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр, “Әтием һөнәре” викторинасы сорауларына җавап бирделәр, әтиләр турында табышмаклар чиштеләр һәм бик теләп әдәби уен-конкурсларда катнаштылар.
Шулай ук чарага китапханәдә балаларга әтиләре белән бергә укырга кызыклы булган әдәби әсәрләрдән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Бәйрәм ахырында һәммәсе дә бергәләп баянга кушылып “Папа может...” җырын башкардылар.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Рапат модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.