

Районыбызда иң зур һәм иң куәтле хуҗалык – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә басуларда үстерелгән азаккы культураларның берсе – шикәр чөгендеренең татлы тамырын казып алу көннән-көн киңрәк колач ала бара. Игүе мәшәкатьле булса да, хуҗалыклар икътисадын тулыландыру өчен ярыйсы ук отышлы әлеге культураны быел биредә 2 мең гектар мәйданда үстергәннәр. Туфракны әйбәтләп эшкәртү, минераль ашламалар белән тукландырып, яхшы сортлы орлык чәчү, үсентеләрне үзвакытында тиешенчә тәрбияләү, химик утау үткәрү, рәт араларын йомшарту, чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртү кебек мәшәкатьләр барлык басуларда бердәй үзвакытында һәм тиешенчә башкарылуга карамастан, эссе һәм коры һава торышы чөгендер чәчүлекләренә үз йогынтысын ясамый калмады. Нәтиҗәдә аерым басулар уңышы бер-берсеннән аерылып тора: кайдадыр баллы тамыр яхшырак үскән, кайдадыр аның уңышы түбәнрәк тә. Әмма, гомум алганда, әлеге культураның уңышы елына карата ярыйсы гына. Бүгенге көнгә хуҗалыкта шикәр чөгендерен 490 гектардан артык мәйданда казып алганнар һәм уртача уңыш гектарыннан 360ар центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның баш агрономы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Борис Мефодьевич Даниловны без Түбән Каръяуды авылы янәшәсендәге 69 гектарлы татлы тамыр басуында тап иттек. –Шикәр чөгендерен казып алу белән әлеге көндә өч берәмлек “Холмер” маркалы комбайн мәшгуль, – диде ул. – Әле сезнең күз алдыгыздагысына Илдар Фазлыев идарә итә. Үз эшен энәсеннән-җебенәчә белүче буларак, ул аны яхшы сыйфатлы башкара, бер генә дә дәгъва юк. Чынлап та, комбайнын көйле эшләтеп, Илдар Нурислам улы бер генә тамырны да җирдә калдыруга юл куймый. Тамырлар таза, сыйфатына тел тидерерлек урын юк. Менә әле дә, бункеры тулып, аны өемгә ипләп кенә бушатып торган мәлдә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов белән җәмгыятьнең генеральный директоры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Васильевич Соколов та килеп җитеп, аның эшенә югары бәһа бирделәр. –Тырыш егетләребезнең эшенә сүз тидерерлек түгел, – диде әңгәмәбез барышында Вадим Васильевич. – Техникаларын көйле эшләнеп, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен һәммәсен дә эшли алар. Булдыклы механизаторны фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек кенә – шул арада ул җитез генә куәтле техникасы кабинасына кереп утырды һәм эшен дәвам итте. Чималны Чишмә һәм Раевка поселокларындагы эшкәртү предприятиеләренә озаталар икән. Ярыйсы ук эре, чиста, шикәрлелек дәрәҗәсе дә югары булган баллы тамырларны теләп кабул итәләр. Әлеге өемнәрдән күренүенчә, казып алынган шикәр чөгендеренең уртача уңышы 350шәр центнердан да кимеми. Ә быелгы үтә корылык шартларында мондый уңыш – ярыйсы гына күрсәткеч. Без басудан кайтыр якка кузгалганда юлда берничә тагылма арбалы автомашиналар олавының чимал төяп эшкәртү заводына юнәлүенә тап булдык. Бик тиздән әле генә без булган басудан да баллы тамыр олаулары агыла башлар. Салынган хезмәтнең бушка китмәве игенчеләргә дәрт өсти, яңа җиңүләргә рухландыра. Киләчәктә дә шулай булачагы бәхәссез.