ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 октябрь 2022, 11:20

Гаиләләр имин тормышта яшәсә иде...

Кызганычка каршы, имин булмаган гаиләләр районыбызда һаман да бар әле. Аларны һәрдаим күзәтчелектә тоту, кирәк очракларда тиз арада ярдәмгә килү максатында яшәү урыннары буенча профилактик чаралар, рейдлар оештырылды. Үткән атнада Рәҗәп һәм Тайняш авыл биләмәләренә караган авылларда авыр тормыш шартларында калган күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын, янгын чыгу куркынычын кисәтү максатында рейд үтте. Төрле җитешсезлекләр, кагыйдәләр бозу мәсьәләләре  ачыкланды, аларны тиз арада хәл итү юллары каралды.

Гаиләләр имин тормышта яшәсә иде...Гаиләләр имин тормышта яшәсә иде...
Гаиләләр имин тормышта яшәсә иде...

Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендә Рәҗәп, Тайняш һәм Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, опека бүлеге белгече, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, газ хуҗалыгы хезмәткәре, фельдшерлар, авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгеч һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен берләштергән рейдта катнашучылар Рәҗәп, Тайняш, Яңа Балтач авыл Советы биләмәләрендәге имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартларын карады. Андагы көнкүреш шартларын, электр җиһазлары белән дөрес файдаланырга, газ һәм электр челтәрләре, мичләр һәм төтен чыгару корылмаларының, газ краннарының азык әзерләү плиталарының төзеклеген, янгын чыгуны кисәтүче(пожарный извещатель) җайланманың эшләвен тикшерделәр. Балаларга тәрбия бирү, белем алыр өчен барлык шартлар тудырылуын да карадылар.  Рейд вакытында сорау һәм үтенечләр язып алынды, аларны хәл итү максат итеп билгеләнде/куелды.

         Әти-әниләренең “күңелчә” яшәргә яратуларыннан интеккән балаларны күреп, йөрәкләр янып, бала кадерен белмәгән бәндәләргә карап күңелләрдә нинди генә тойгылар тумый! Аяк-кулы йөреп торган, дүрт саны төгәл булган кешегә шушылай хәмергә алдану кирәкме соң?! Ходай биргән зур бүләк – балаң булгач, теш-тырнагың белән аның бәхетле балачагын тәэмин итү өчен тырышу кирәк түгел мени соң?!

         Белмим, әллә мин шулкадәр җебек, әллә хәзер әти-әниләр бала кадерен белмиме?!  Тугыз ай буе йөрәгең астында яралып, дөньяга тууын көткән сабыеңны шул кадәр интектереп яшәтүнең кызыгын күрмим! Нинди генә авыр вакытлар булмасын, аны хәмер белән җиңәргә  тырышуны мин һич кенә дә хупламыйм! Аңламыйм! 

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас