ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 октябрь 2022, 05:05

Клуб яңарып калды

Рәҗәплеләр Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуларына сөенеп туялмый

Клуб яңарып калдыКлуб яңарып калды
Клуб яңарып калды

Җирле инициативаларны хуплау программасының уңай нәтиҗәләре көннән-көн күандыра. Шушы көннәрдә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә әлеге программа кысаларында башкарылган клубны төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Бинада 1964 елдан бирле капиталь ремонт булмаган. Быел, Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында, республика һәм район бюджеты финанславы һәм  авыл халкы ярдәме белән клубта капиталь ремонт эшләре башкарылды. Бердәм көч белән бинаның түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алмаштырылды, клубның алгы өлеше  һәм матди-техник базасы яңартылды.

Авыл клубында мәдәни массакүләм чаралар даими уздырыла, аларның күпләре ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам итеп, халыкның рухи байлыгын арттыруга булышлык итә.  “Җирле иницитиваларны хуплау программасында катнашуыбызга сөенеп туялмыйбыз”,– ди рәҗәплеләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас