+24 °С
Яңгыр


Узган елда “Бердәм Русия” платформасында онлайн тавыш бирү рейтингында чакмагышлыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә быел районның “Урожай” стадионында төзекләндерү эшләре башланды.
“Дорстройинжиниринг” подрядчылар оешмасы тарафыннан объектка туфрак китерелде, территориядә йөгерү юллары эшләнде, яктырткыч фонарьләр өчен баганалар урнаштырылды, асфальт түшәлде. Биредә төрле спорт уеннары яланы да булдырылачак.
Бик күп чакмагышлыларның балачагы нәкъ менә “Урожай” стадионында үтте. Шуңа да ул якын киләчәктә аларның актив ял итү урынына әвереләчәгенә ышаныч ныклы.