ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 октябрь 2022, 11:15

Актив тормыш позициясе, сайлауларга аңлы караш формалаштырып

Бүген район үзәгенең Балалар  модельле китапханәсендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән кечерәк гражданнар арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча республика конкурсы үткәрелде.

Актив тормыш позициясе, сайлауларга аңлы караш формалаштырыпАктив тормыш позициясе, сайлауларга аңлы караш формалаштырып
Актив тормыш позициясе, сайлауларга аңлы караш формалаштырып

Аның оештыручылары – Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Чакмагыш муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе,  “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының республикадагы бүлекчәсе.

Чараны алып баручы  хокукый мәгълүмат үзәгенең баш китапханәчесе Гөлназ Бикташева  әлеге конкурс турында тулы мәгълүмат җиткерде. Артабан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар  5 конкурс биремендә җаваплар табуда катнашты. Алар “Разминка”, “Терминнар белгечләре”, “Сайлау лингвистикасы”, “Блиц-турнир”, “Викторина” биремнәрендә сайлау хокукы һәм сайлау процессына кагылышлы төрле сорауларга җавап бирделәр һәм һәр дөрес җаваплар өчен жетоннар алдылар. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының җырлы-моңлы  чыгышлары, дәртле биюләре   чараны   җанландырып, ямь өстәде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас