ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 октябрь 2022, 06:15

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт – Иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып, Заманның авырлыгын җилкәсенә алганда, Олы данга ирешеп тә, кеше булып калганда.

Кеше кайчан матур була?Кеше кайчан матур була?
Кеше кайчан матур була?

Мәкаләмне шушы юллардан башлап җибәрдем, чөнки кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән.  Халкыбызның матурлап, бизәп эшләгән савыт-сабалар, күңел нурын сибеп, бизәкләп тукыган тукымалар, сөлгеләр... Кул эшләре дә гомер-гомергә затлы иҗат үрнәкләре булып саналган.

 Яңа Бәшир авылында яшәүче изге күңелле, ярдәмчел кешеләр –Рамил абый белән Рәзифә апага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар Украинада барган махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашканнарга, мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтү исәбеннән 42 пар бәйләнгән җылы оекбашлар, 6 пар бияләй алып килгәннәр.

Рамил абый белән Рәзифә  апа халкы өчен җан атып, заман авырлыгына карамыйча күңел җылысын биреп олы ярдәм күрсәттеләр. Алар илләребезнең тыныч булуын, егетләребезнең тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Автор:Юлия Хәкимова, Яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы.
Читайте нас